Категории раздела

Методичка [79]
Уроки [117]
Внеклассная работа [94]
vn
Тесты [8]

Интересное

Яндекс.Метрика

Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Уроки

1 сыйныф. Әдәби уку.Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.
[ Скачать с сервера (554.7 Kb) · Скачать удаленно (-) ] 05.01.2012, 16:05
1 сыйныф. Әдәби уку.
Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ б] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Эш формалары:фронталь, парлап, индивидуаль.

Ресурслар:
Әлифба 57 бит.

Сүзләрнең һәм авазларның схемалары, предметлы рәсемнәр, слайдлар.

Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысез!
Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек сон?

- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.

- Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
- Рәхмәт, укучылар, тыныч кына утырышыйк.
2. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, ягез әле, үткәннәрне искә төшереп кабатлап алыйк. Бирелгән хәрефләрне ике төркемгә аерыгыз.Әзер булган өстәл сигнал карточкаларыгызны күтәрегез.(Слайдта тикшерелә) а,ә,и,ы,ү,у, е,э, л,т,н,с,к,р, г,д;
- Конверт өләшенә, парлап сүзләр төзү.
- Шушы ук хәрефләрләр арасыннан алдагы дәрестә үткән хәрефне күрсәтегез.
- Д.(слайд)
- Ул нинди аваз?(тартык, яңгырау, парлы)

3. Дәрес темасын, максатын ачыклау.
- Хәзер бер табышмак тыңлыйк әле:
Суда йөзә - кош түгел,
Канаты да юк түгел,
Ай-һай, аның күлмәге,
Кемнәрнең бар күргәне? (Балык)(слайд)
- Сезнең барыгызның да балык күргәне бар инде, җәй көне күпләрегез балыкка йөргәнегез бардыр.
- Сүзнең беренче авазын нинди?
- Ул нинди хәреф белән билгеләнә?Сезнең хәрефләр арасында бармы ул хәреф?
- Юк.
- Хәрефләр кассасыннан кайсыгыз әлеге хәрефне табып күрсәтер? (слайд)
- Ягез әле, әйтеп карыйк, авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы куренә, димәк, тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Димәк, яңгырау.

- Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда язабыз?
- Ә бу юл б хәрефе. (слайд)Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.
- Укучылар, димәк, без сезнең белән кайсы хәреф белән якыннан танышачакбыз? (слайд)Бб
- Кушылмалар уку: ба,бә. Бу, бү, би. Слайд.
- Физкультминутка.
4. Яңа теманы аңлату.
- Һәр ике өстәлгә дә рәсемнәр таратам, араларыннан Б авазы кергән рәсемнәрне генә аерып алырсыз. (слайд)

- Слайдта бирелгән сүзләрне уку. Ни өчен алар 2 баганага аерып бирелгән?(калын һәм нечкә)

Уен.
Сүзләр әйтелә, Б га башланса кулларны чәбәклисе, башка хәрефкә башланса аяк б-н шакылдыйсы. Бака, сыер, урман, бала, әти, гөмбә, урындык, өстәл, ипи, әбиләр, китап, Миңлебай.
- Укучылар, Миңлебай сүзен ишеткәнегез бармы?
- Дөрес, кеше исеме. Ә кайсыларыгыз, Миңлебай уенын белә, ягез әле уйнап алыйк.
5. Ныгыту.
- Ә хәзер без сезнең белән бакалар турындагы шигырьне укырбыз.Китапларда бирелгән сүзләрне уку.Текстны уку.Текст буенча әңгәмә.
- Текстны укыганнан соң берничәсеннән сөйләтеп карау.
- КҮБӘЛӘК

6. Йомгаклау.
- Укучылар, без буген дәрестә нәрсә өйрәндек?
- Б хәрефе турында нәрсә белдегез?Слайд.
- Әлеге хәрефне кулланып, дәрестә әйтелмәгән бер сүз уйлагыз, шул ук сүз белән җөмлә төзегез.
- Сез дәрестә актив катнаштыгыз, рәхмәт сезгә.
Категория: Уроки | Добавил: pe[hf
Просмотров: 3827 | Загрузок: 1107 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Поиск

Погода

Яндекс.Погода Юбки пачки в Москве